AAOIFI - ислам финанс институтларына ярдәм итүче абруйлы хөкүмәтнеке булмаган оешма. 1991 елда нигезләнгән. Штаб-фатиры Бәхрәйн Мәмләкәтендә урнашкан. Оешманың төп максаты - бөтен дөнья буйлап ислам банклары һәм финанс оешмалары өчен стандартлар эшләү һәм раслау.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, AAOIFI - Казан форумында традицион катнашучы. Быел форум кысаларында беренче тапкыр партнерлык финанславы буенча күчмә халыкара Конференция оештырылды. «Татарстан - Россиядә ислам банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча дүрт сынау төбәгенең берсе, шуңа күрә безнең өчен AAOIFI белән хезмәттәшлек бик мөһим һәм кыйммәтле», - диде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда партнерлык финанслары буенча халыкның финанс грамоталылыгын арттыру буенча чаралар уңышлы гамәлгә ашырыла, кадрлар әзерләнә, финанс инфраструктурасы киңәйтелә. Әлеге эшнең чираттагы мөһим этабы оешкан капитал базарын формалаштыру булырга тиеш. "Без Сезнең ярдәмегез өчен рәхмәтле. Татарстанда Сезгә һәрвакыт шатбыз", - дип билгеләп үтте республика Рәисе.
Ибраһим бен Хәлифә Әл Хәлифәгә Казан форумына чакырылуы һәм AAOIFI конференциясен уздырулары өчен рәхмәт белдерде. "Безнең оешма өчен бу безнең эшләнмәләребезне һәм стандартларыбызны тәкъдир итү, Татарстан Республикасы аша Россия Федерациясе базарын ачу өчен яхшы мөмкинлек", - диде AAOIFI Попечительләр советы рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез