«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев чит илләрнең Татарстанга кызыксынуы артуын һәм KazanForumның Россия һәм ислам дөньясы арасында медиаплатформа буларак ролен әйтте, дип яза Татар-информ.
«Бүген Төркия, Берләшкән Гарәб Әмирлекләре, Малайзия, Индонезиянең әйдәп баручы медиаоешмалары җитәкчеләре безнең белән. Бу безнең уртак тырышлыкларның нәтиҗәле булуын раслый. KazanForum – ул Россия һәм ислам дөньясы арасындагы күпер», – диде Айдар Сәлимгәрәев.
Аның сүзләренчә, чит ил делегацияләре сәфәре һәм төбәк турында язмаларның артуы Татарстанның тартып тору ноктасы булуын раслый. Ул республиканың географик урыны, аның икътисади тотрыклыгы, фәннең һәм мәдәниятнең югары дәрәҗәдә үсеше Татарстанны халыкара хезмәттәшлек өчен әһәмиятле үзәк итә диде.
«Инвестицион климат, фәнни-технологик үсеш, төзелеш, авыл хуҗалыгы, сәнәгать буенча Татарстанның лидер төбәкләр арасына керүен әйтү дә җитә. Татарстан башкаласы буларак Казан, халыкара хезмәттәшлек өлкәсендә мөһим дәүләт үзәге сыйфатында үз позицияләрен ныгытырга омтыла», – диде «Татмедиа» агентлыгы җиткәчесе.
Айдар Сәлимгәрәев искәрткәнчә, узган елда гына да Казан зур халыкара вакыйгаларда, шул исәптән БРИКС саммиты һәм уеннарында, РОСТКИ форумында һәм Киләчәк уеннарында меңнән артык журналист кабул иткән.
«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисад форумы Казанда 13 – 18 майда уза. KazanForum 2009 елдан башлап Татарстанда ел маен уздырыла. 2023 елдан әлеге чара федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен җитәкли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез