Рөстәм Миңнеханов Әфганстан делегациясенә Татарстанга визитлары һәм 16 нчы Казан форумында катнашулары өчен рәхмәт белдерде. «Ышанам ки, Әфганстан делегациясенең визиты һәм аның KazanForum да катнашуы безнең багланышлар үсешенә ярдәм итәчәк", - диде Татарстан Республикасы Рәисе.
Очрашуда катнашучылар, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм хәләл өлкәләрне дә кертеп, кайбер тармакларда хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов фән-мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә гуманитар партнерлыкның мөһимлеген билгеләп үтте.
Абдул Гани Бәрадар KazanForum га чакырулары өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан белән үзара хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуын белдерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез