ИСЕСКО - оешма әгъзалары булган дәүләтләр арасында элемтәне ныгыту өчен мөселман илләрендә мәгариф, фән, мәдәният һәм коммуникация мәсьәләләре белән шөгыльләнүче махсуслашкан оешма. ИСЕСКОның штаб-фатиры Рабат шәһәрендә (Марокко) урнашкан. ИСЕСКО 54 дәүләтне берләштерә. Россия оешмада 2007 елдан бирле күзәтүче булып тора.
Казанга визиты кысаларында Сәлим Бин Мөхәммәд Әл Мәлик «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисадый форумы чараларында катнашачак.
Искәртәбез, Ислам дөньясы илләренең мәдәният министрларының 13 конференциясе карары буенча Казан шәһәренә 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелде. "Күрсәтелгән ышаныч өчен Сегә рәхмәтлебез. Без бай программа әзерлибез - 12 чара планлаштырылган. Сезне Казанда көтәчәкбез", - дип мөрәҗәгать итте республика Рәисе ИСЕСКО генераль директорына.
Шулай ук гадәттәгечә августта Казан глобаль яшьләр саммиты узачак. Рөстәм Миңнеханов саммит кысаларында ИСЕСКО белән уртак сессия уздырырга тәкъдим итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез