#KazanForum: Татарстанга дөньяның 79 иленнән инвестицияләр җәлеп ителә

Татарстанга дөньяның 79 иленнән инвестицияләр җәлеп ителә, арада Төркия беренче урында тора. Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина KazanForum кысасында узучы Сәүдә-сәнәгать палаталарының халыкара форумы ачылышында әйтте.

“Бездә Төркиядән инвесторлар күбрәк. Без “бер тәрәзә” принципы белән эшлибез. Ягъни, безгә инвесторлар мөрәҗәгать итә, без исә аларга партнерлар сайлыйбыз, салым ташламалары, ярдәм чаралары күрсәтәбез. Бу бик җайлы, бигрәк тә чит ил бизнесы өчен”, – диде Талия Миңнуллина.

Ул билгеләп үткәнчә, республика икътисады структурасының 50 проценты сәнәгать тармагына туры килә. Татарстанда 11,5 меңнән артык предприятие эшли. “Республикада җитештерелгән барлык продукция экспортка китүе мөһим. Без аны бөтен дөньяга сатабыз, ул көндәшлеккә сәләтле”, – диде Инвестицион агентлык җитәкчесе.

Аның сүзләренә караганда, KazanForum төрле илләр бизнесына үзара очрашу, хезмәттәшлек турында килешүләр төзү өчен “күп баскычлы мәйдан” булып тора.

Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Сергей Катырин әйтүенчә, форумның төп максаты – Россия һәм чит ил эшкуарларына үзара элемтәләр урнаштырырга ярдәм итүдән гыйбарәт.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре