#KazanForum: Хәләл ярминкәдә катнашучы Оренбург эшкуары: «Миңнехановка зур рәхмәт!»

Казанда узучы хәләл ярминкәдә катнашучы Оренбург эшкуары Радик Асаев читтә яшәүче татарларга бер мәйданда очрашу мөмкинлеген булдырган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.

«Без ярминкәгә Оренбургтан җәймә алып килдек. Бу ризык илкүләмендә иң яхшы ун хәләл ризык арасына керә. Җәймә безнең әбиләрдән калган ризык ул. Авыл каймагы һәм балдан ясала. Ярминкәгә килүчеләргә татып карарга да тәкъдим итәбез. Әле яңа гына ике ханым: «Телеңне йотарлык бит бу!» - дип мактап киттеләр», - дип мактады ерактан килгән ризыкны эшкуар.

Республика җитәкчелегенә рәхмәт тә әйтте. «Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка бик зур рәхмәт. Читтә яшәүче татарларны бер мәйданга җыеп, безне очраштырдылар, продукциябезне тәкъдим итү мөмкинлеген тудырдылар. Ярминкәнең оештыру дәрәҗәсен югары бәлибез», - диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре