«Россия – ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икъдисадый форумы кысасында ислам илләре яшь пешекчеләренең Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара турниры узачак. 14 майда әлеге турнир кысасында студентлар арасында ярыш оештырыла.
Юниорлар лигасында дистәдән артык команда көч сынаша. Аларның күбесе – республиканың пешекчеләр әзерләүче уку йортлары булган районнардан.
Яшь пешекчеләргә өч төрле ризык (кайнар ризык, кабымлык һәм тәм-том) әзерләргә, жюри вәкилләренә шуларны тәкъдим итәргә туры киләчәк.
Иртәгә исә Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь пешекчеләр халыкара турниры башланачак. Ярышта барлыгы 16 дәүләт катнаша (Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Төркия һ.б). Россиядән катнашучы буларак Казанның яшь шеф-повары Рамил Гаязов чыгыш ясаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез