#KazanForum: Хәнифов “Төньяк – Көньяк” коридоры турында: “Чулман елгасы бераз онытылган кебек”

«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI Халыкара икътисадый форумы кысасында логистика турында сөйләштеләр. Анда Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов су юлы буенча йөк ташу турында да әйтте.

“2024 елда республикада су юлы буенча йөк ташу күрсәткече 33,3 миллион тонна тәшкил итте. Татарстан географик яктан уңайлы, илнең Европа өлешендәге иң зур елгалар – Идел һәм Чулман очрашкан урында урнашкан. Сүз уңаеннан, Чулман елгасы бераз онытылган кебек. Без “Бөек Идел юлы” программасын беләбез. “Төньяк–Көньяк” турында әйтсәк, Чулманны онытырга ярамый. Чулман ярында урнашкан шәһәрләр – продукцияне төп экспортлаучылар”, – диде министр.

Фәрит Хәнифов әйтүенчә, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре йөк причаллары ярдәмендә сафка баскан, төзелеш матераилларын елга буенча ташыганнар. “Күп фатирлы йортларга кадәр, панельләрне шулай китергәннәр. Әлеге портлар барысы да сакланган. Инвесторларыбыз ярдәмендә, алар төзекләндереп кенә калмыйча, бүгенге куркынычсызлык таләпләренә туры китереп үзгәретп корыла”, – диде ул.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов KazanForum минниханов

Көн хәбәре