Газетага язылу

«КазанФорум» хөрмәтенә Казан Кремле һәм Кол Шәриф мәчете диварларын яктырттылар

16 майга кадәр Казан Кремлендә «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисадый форумы кысаларында яктылык тамашасы узачак.

Быел беренче тапкыр яктылык проекциясенә Кол Шәриф мәчетен дә керттеләр.

Моннан тыш Казан Кремле диварларында 480 метр озынлыктагы яңалыклар юлы урнаштырыла. Йөгерек юл Исемсез манарадан Спас манарасына кадәр сузылачак. Проект кысаларында куелган яңа рекорд «Россия рекордлары китабы»нда рәсми рәвештә теркәләчәк, дип көтелә.

Яктылык тамашасы Кояш баегач, якынча 20:30 сәгатьтә башлана.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре