#Kazanforum: Хөснуллин һәм Фәйзуллинга Татарстанда мәчетләрне торгызу турында сөйләделәр

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин һәм Россия төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин KazanForum кысасында узучы International Property Market милек күргәзмәсендә республикада соңгы биш елда мәчетләрне торгызуга багышланган стендны карадылар. Башкарылган эш турында Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан комитеты җитәкчесе Иван Гущин сөйләде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Татарстанда барлыгы 1606 мәчет исәпләнә, аларның 143е дәүләт сагында. Соңгы биш елда мөселман дини объектларын төзекләндерүгә 1,94 миллиард сум акча тотылган. Мәчетләрнең күбесе таш, әмма арада агач гыйбадәтханәләр дә бар. Мондый катлаулы объектларны торгызу өчен республикада яңа кәсепчеләр - тимер һәм балта осталары булдырганнар. Иван Гущин әйтүенчә, болар барысы да архитектура объектларына яңа сулыш өргән. Чыгышы азагында комитет җитәкчесе кунакларны Корбан-бәйрәмгә дә чакырды.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре