#Kazanforum: Хөснуллин: "KazanForum - ул һәрвакыт тәгаен эшләр"

Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин үзенең Telegram-каналында Казанда узучы "Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2025” халыкара икътисадый форумының бүгенге эшендә катнашуына йомгак ясаган.

"Бүген "Россия - Ислам дөньясы: KazanForum"да эш кайнады", - дигән вице-премьер һәм форум кысасында Russia Halal Expo күргәзмәсе ачылуын искә алган.

"Төбәкләрнең стендларын карадык - һәркайсы бизнес һәм туризм өчен үзенчәлекле чишелешләр тәкъдим итә. Төзелеш оешмаларының уңышларын, техника өлкәсендәге яңалыкларны һәм инфраструктур чишелешләрне өйрәндек", - дигән Марат Хөснуллин.

Фикерен дәвам иттереп: "Халыкара очрашулар үткәрдем: Әфганстан, Пакъстан. Барысы да хезмәттәшлекне үстерүгә теләктәшлек һәм уртак проектларга кызыксыну белдерә, - дигән ул. - KazanForum – ул һәрвакыт тәгаен эшләр. Иртәгә яңа очрашулар көтә!"

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре