«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисадый форумы кысасында беренче килешү имзаланды.
«Казан Экспо»да «Татлифт» ҖЧҖ (Россия) һәм «Генемек» ҖЧҖ (Төркия) арасында лифт җиһазлары өчен детальләр белән тәэмин итү һәм «Детская кнопка» проектын тормышка ашыруга бәйле халыкара килешү имзаланды.
Билгеле булганча, бу язда республикада лифт җиһазлары төзүгә бәйле «Татлифт» инвестиция проекты тормышка ашырылды. Аның бәясе – 950 миллион сум. Проектны 2020 елда тормышка ашыра башлаганнар иде.
«Татарстан Торак-коммуналь хуҗалык фондының иске лифт җиһазларын алмаштыру программасы кысасында әлеге предприятиенең продукциясенә сорау зур булачак», – диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчксе Талия Миңнуллина заводның ачылыш тантанасында.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез