Газетага язылу

«KazanForum»да эшкуарлык үсешенә прокуратураның йогынтысы турында сөйләштеләр

Россиядә эшкуарлар һәм инвесторлар өчен шартлар тудыруда прокуратура органнарына мөһим урын бирелгән. Бу хакта Казанда узучы «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисадый форумы кысасында узган чарада Россия Генераль прокуроры урынбасары Петр Городов әйтте.

«Бу максаттан 2012 елда ук Прокуратурада махсус бүлек оешты, ул кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүдә законнарның үтәлешен тәэмин итә», – диде Петр Городов.

Россия Генераль Прокуроры урынбасары сүзләренә караганда, прокурорлар киң вәкаләтләргә ия: законнар үтәлешен күзәтәләр, хокук саклау органнарының эшен координациялиләр, арбитраж процессларда катнашалар. Шул ук вакытта, эшкуарлар белән элемтәләргә зур әһәмият бирелә. «Соңгы өч елда гына Генераль Прокурор Игорь Краснов илнең төрле төбәкләрендәге бизнес вәкилләре белән 10 очрашу үткәрде. Аларда еш кына икътисад тармакларына һәм илдәге компанияләргә ярдәм мәсьәләсе күтәрелә», – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре