«KazanForum»да фармацевтика өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисадый форумында Россия белән Ислам илләре арасында фармацевтика өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

«Ислам дөньясы фармацевтика препаратларын сату күзлегеннән генә түгел, ә фән һәм тикшеренүләр юнәлешендә берләшү мәсьәләсендә дә кызыксыну уята», – диде «KazanForum»да узган матбугат очрашуында «ХимРар» дәүләт компаниясенең халыкара үсеш һәм коммуникацияләр буенча директоры Денис Винокуров.

Аның әйтенчә, Иран, Мисыр, Индонезия, Согуд Гарәбстаны кебек илләрдә фармацевтика өлкәсе бер адымга алда бара. «Безнең берләшү, уртак фәнни-тикшеренү үзәкләре, скрининг-үзәкләр төзү мөмкинлеге зур дип саныйбыз», – диде Денис Винокуров.

«BM Vtdical&Pharma» генераль директоры Мунавар Мамеди әйтүенчә, фармацевтика тармагында киләчәкне уйлап эш итү мөһим. Чөнки еш кына организм теге яки бу даруга ияләшә. «Шуңа күрә дәвалау өлкәсендә мөмкинлекләрне үстерү юнәлешендә эшләргә кирәк», – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре