«KazanForum»да яшь эшмәкәрләрнең проектлары тәкъдим ителәчәк

14-18 май көннәрендә Казанда «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum 2024» халыкара икътисадый форумы кысаларында Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшь эшмәкәрләр форумы да узачак. Аның кысасында төрле илләрдән килгән эшмәкәрләрнең проектлары белән танышу күздә тотыла.

Оештыручылар әйтүенчә, быел гаризалар кабул итү кампаниясендә 150ләп проект тәкъдим ителгән. Катнашучылар географиясе 45 илне колачлый. Катнашучылар лекцияләр, остаханәләрдә катнашу мөмкинлеге ия булачак. Иң яхшы проектларны исә бүләкләячәкләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре