Газетага язылу

«КазанФорум»да «кара тартма» эчендә ниләр бар икәнен әйттеләр

XVII «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кысасында «Казан Экспо»да ислам илләре яшь пешекчеләренең Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара турниры уза. Быел турнирга яңалык та керткәннәр.

Ярышларда дөньяның 18 иленнән 16 дан алып 25 яшькә кадәрге пешекчеләр катнаша. Форум кунаклары ярышларны күзәтеп кенә калмыйча, турнирда катнашучылар әзерләгән тәм-томнардан сыйлана да ала.

«Ярышта катнашучылар саны елдан-ел арта. Быел аның форматын да үзгәрттек. Алдагы елларда катнашучылар бәйгедә тәкъдим ителәчәк ризык, аның технологиясен өйдән әзерләп килсә, быел алар «кара тартма» белән эш итәчәк. Ягъни, ризык әзерләячәк азык-төлек исемлеген бәйге башлангач кына беләчәкләр. Уйларга биш минут вакыт биреләчәк», – дип сөйләде Татарстан һәм Казан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе генераль директоры Галина Шәрәфетдинова.

Төркиядән 23 яшьлек катнашучы Сена Балбайга кара тартмадан сөләйман балыгы һәм тавык чыккан. «Кызыл чөгендер белән карпаччо (пешмәгән итне юка кисәкләргә кисеп ясала торган ризык) һәм ташкабак пюресыннан «мендәр»дә сөләйман балыгы пешердем. Бәйге шартлары буенча без милли төшке аш әзерлибез, ягъни милли үзенчәлек булырга тиеш. Балык өстен гөлчәчәк кайнатмасы белән бизәдем. Жюри әгъзалары аны аеруча да мактады», – ди яшь пешекче.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре