Газетага язылу

«KazanForum»да катнашучылар саны 20 меңнән арткан

Казанда «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum 2024» халыкара икътисадый форумы төгәлләнде. Форумда катнашучылар 20 меңнән күбрәк булган. Бу хакта «KazanForum»ның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Быел форум рекордлы күрсәткечләргә ирешкән: теркәлгән катнашучылар саны 20 меңнән артып киткән, алар 87 чит ил һәм Россиянең 87 төбәгеннән килгән.

«KazanForum»да Россия һәм чит ил вәкилләренең төрле форматларда 9 очрашуы узды. Аерым алганда, «Россия - Азәрбайҗан», «Россия - Әфганстан», «Россия - Иран», «Россия - Катар», «Россия - Кыргызстан», «Россия - Малайзия» һәм башка очрашулар.

Әлеге форумда 120 килешү һәм меморандум төзелгән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та быелгы чараның программасы бик бай булуын һәм күп темаларны үз эченә алуын әйтте. Ул бигрәк тә форумның ислам финанслары һәм партнерлык банкингы, экспортны үстерү, эшкуарлык һәм инвестицияләр, логистика һәм транспорт коридорлары, хәләл яшәү рәвеше темаларын билгеләп үтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре