Казанда 13-18 май көннәрендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы узачак. Форумда фикер алышачак темалар арасында хәләл индустрия дә бар.
«Татар-информ» агентлыгында узган мәгълүмат очрашуында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты рәисе Аббяс хәзрәт Шляпошников быелгы форумда да хәләл мәсьәләсенә аерым игътибар биреләчәген әйтте.
Аббяс хәзрәт сүзләренчә, елга бер мәртәбә җыелып, биредә проблемаларны уртага салып сөйләшергә, чит ил һәм илнең төрле төбәкләреннән җыелган белгечләр, вәкилләр белән алга таба эшчәнлеккә бәйле фикер алышырга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкин. Ул әлеге форумның хәзер федераль масштабта узуын билгеләп үтте.
– Хәзерге вакытта әле бездәге хәләл индустрияне зурлап «индустрия» дип атамас идем. Әмма якын киләчәктә вазгыять үзгәрер, һәрхәлдә, без моңа омтылабыз. Хәләл юнәлештә эшләүчеләр, җитештерүчеләр бар. Комитет та мөселманнар мәнфәгатьләрен исәпкә алып эш итә, – диде Аббяс хәзрәт Шляпошников.
Форум турында белешмә
Кайчан? 13–18 май (төп вакыйгалар, эшлекле программа – 14, 15, 16 май көннәрендә)
Нинди чаралар? Kazan Halal Market халыкара сәүдә ярминкәсендә 20 ләп ил үзенең продукциясе белән сәүдә итәчәк, халыкны Казанның Агросәнәгать паркында көтеп калалар. Ярминкә 2025 елның 13 маеннан 18 маена кадәр иртәнге 8:00 дән 19:00 гә кадәр эшләячәк.
«Kазан Экспо»да исә Russia Halal Expo икътисадый күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Шулай ук бөтенроссия дин әһелләре форумы, Halal Business woman һәм Halal Charity woman премияләренә йомгак ясау, күчемсез милек буенча International Property Market (IPM) халыкара күргәзмәсе һәм конференция әзерләнә. Аның кысасында ислам архитектурасы һәм шәһәр төзелеше мәсьәләләренә багышланган Малайзия урбанистик форумы, мода күрсәтү чарасы узачак; ислам финанслары һәм инвестицияләре, мәдәният, хәләл индустрия, спорт, туризм, хатын-кыз карашы һәм башка актуаль темалар буенча сессияләр оештырылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез