«KazanForum»да«Хатын-кыз карашы» трегы ачылды

«Россия – Ислам дөньясы: «KazanForum-2024» Халыкара икътисадый форумы кысасында «Хатын-кыз карашы» трегы ачылды. Анда катнашучылар традицион гаилә, әхлак кыйммәтләрен, аналар һәм балаларны яклау-саклау, хатын-кыз сәламәтлеген саклау, туклану, матурлык һәм мода мәсьәләләре турында фикер алыша. Икенче мәртәбә узучы әлеге чараны Татарстан Дәүләт Советындагы хатын-кызлар депутатларның «Мәрхәмәт» берләшмәсе оештыра.

Чарада сәламләү сүзе белән Россия журналисты, RT телеканалының гарәп илләре хезмәте җитәкчесе Майя Манна чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, узган елда хатын-кызлар чарасы дөньяның 16 иленнән һәм Россия төбәкләреннән 50дән артыграк танылган шәхесне җыйган. Ике көн эчендә 11 чара уздырылган, форумда катнашучылар арасында хезмәттәшлек турында 16 килешү имзаланган. Быел исә 7 сессия үткәрү күздә тотыла. Анда дөньяның 17 иленнән һәм Россиянең күп кенә төбәкләреннән 40ка якын кеше катнашачак. Чарада хатын-кызның сәясәттә тоткан урыны, традицион гаилә кыйммәтләре, зәвыклы мода турында сөйләячәкләр, хатын-кыз эшмәкәрлеген үстерү буенча алдынгы тәҗрибә белән уртаклашачаклар.

«Хатын-кыз карашы» трегында катнашучыларны Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева сәламләде. «Җәмгыятьтә хатын-кыз мәсьәләләренә игътибар елдан-ел арта. Бүген барыбызның да бергә җыелуына зур рәхмәт! Мондый хезмәттәшлек нәтиҗәсендә социаль мәсьәләләр уңышлы хәл ителә», – диде Алсу Нәбиева.

Чарада катнашучыларга Россия Тышкы эшләр министрлыгының Мәгълүмат һәм матбугат департаменты директоры Мария Захарова видеосәламләү юллады. «Әлеге очрашуның яңа мөмкинлекләр ачуына, Россия белән ислам дөньясы илләре арасындагы дуслык һәм үзара аңлашуны алга таба ныгытуына, халыкара хезмәттәшлеккә этәргеч бирүенә ышанам», – диде Захарова.

Чарага җыелган халыкны шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова сәламләде. Ул барлык илләрдә 15 майда билгеләп үтелә торган Халыкара Гаилә көне уңаеннан котлады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре