13-18 май көннәрендә Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумы бара.
Икътисадый форумның беренче көне кысаларында эшлекле программаның 46 сессиясе үтте. Көн дәвамында 19 килешү имзаланды. 14 майга булган мәгълүматларга караганда, форумга дөньяның 103 иленнән һәм Россиянең 82 төбәгеннән 12 072 катнашучы теркәлгән.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез