«Җитди технологик прогресс, цифрлаштыру үсеше чорында шәхси элемтәләрнең роле арта, һәм "КазанФорум" - ул бер-беребезнең күзенә карарга, турыдан-туры проектлар турында сөйләшергә һәм фикер алышырга мөмкинлек бирә торган мәйданчык», – диде ул.
Талия Миңнуллина әйтүенчә, быел «КазанФорум"га күп рәсми делегацияләр килгән. «Мисыр – дүрт, Мали – сигез министрны җибәрде. Форумда төрекмән халкының милли лидеры, Төркмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәтов катнашты», – диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.
Аерым алганда, Пакъстаннан 57 кешелек делегация килгән. Талия Миңнуллина билгеләп үткәнчә, илнең киләсе елда да бизнесменнар төркемен алып килүе, шулай ук мәйданчыкта үз стендын күрсәтүе мөһим. «Пакъстан – ул безнең бизнесменнар әле ахыргача аңлап бетермәгән ил. Шуңа күрә безгә бик күп эшләргә кирәк», – диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез