Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән товар әйләнеше 38%ка артты һәм 8 млрд доллар тәшкил итте. Бу хакта «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum – 2024» халыкара икътисадый форумының пленар утырышында чыгыш ясаганда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Искәртеп үтик: Татарстан Рәисе Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен дә җитәкли.
Рәис әйтүенчә, бу форум хезмәттәшлеккә юл ача.
– «KazanForum» бөтен дөньядан дусларны җыя, яңа элемтәләр, багланышлар, килешүләр өчен шартлар тудыра, проектларны тормышка ашыру өчен ишекләр ача, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Быелгы форумның да программасы бик бай һәм эчтәлекле иде. Актуаль темаларга бәйле 140тан артык конференция оештырыла.
Рәис форумга килүчеләрнең Россиягә һәм, аерым алганда, республикага булган игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. «Татарстанга килүегез һәм «KazanForum»да актив катнашуыгыз өчен рәхмәт. Без аны бай һәм кызыклы итәргә тырыштык», – диде ул үз чыгышында.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез