Казанга баручы автобус коточкыч авариягә юлыккан: 4 кеше һәлак булган

Бүген Ижау шәһәрендә Пермьнән Казанга баручы рейс автобусы коточкыч юл фаҗигасенә дучар булган.

«Татар-информ» Удмуртия Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып язганча, Hyundai Solaris (йөртүчесе – 65 яшьлек ир-ат), светофорның кызыл уты янганда каршы як полосага чыгып, 3 җәяүлене бәрдергән, шулай ук автобуска килеп бәрелгән. Фаҗигадә җиңел автомобиль рулендәге ир-ат һәм 3 җәяүле – 61, 67 хатын-кыз һәм 22 яшьлек кыз шундук һәлак булган.

Автобуста 15 пассажирның булуы мәгълүм. Башлангыч мәгълүматларга караганда, аларга зыян килмәгән.

Хәзер фаҗига урынында Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре һәм оператив хезмәтләр эшли.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре