Утырышта БДБ илләренең өстенлекле мәсьәләләр буенча эш тәҗрибәсе, Совет эшчәнлегенең оештыру мәсьәләләре, дәүләтара хокук саклау программаларының үтәлеше турында фикер алышачаклар. Россия Юстиция министры Константин Чуйченко форумда катнашучыларны сәламләде. «Бүгенге очрашуның Казанда узуы символик мәгънәгә ия. Тиздән нәкъ менә биредә махсуc инновацион учреждение төзү проекты тормышка ашырылачак. Анда куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм шикләнелүчеләрне, гаепләнүчеләрне һәм хөкем ителгәннәрне тоту өчен уңайлы шартлар тудыруда алдынгы технологияләр һәм өр-яңа алымнар кулланылачак», – диде министр. Аның сүзләренчә, Казанда урнашкан 1мең урынлык тикшерү изоляторы заманча югары технологияле учреждениенең үрнәге булып тора.
– Ул узган ел ачылган иде. Әлеге тикшерү изоляторын төзегәндә куркынычсызлыкка һәм куллану уңайлылыгына аерым игътибар бирелде, – ди министр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез