Казанга «Бөек чәй юлы» Халыкара берлеге орденын тапшырдылар

Казан 25 августтан 27 августка кадәр Кытайның Хух-Хото шәһәрендә узган «Бөек чәй юлы» халыкара киңәшмәсендә үзенең туристик потенциалын тәкъдим итте. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты җитәкчесе, Казан шәһәр Думасы депутаты Дарья Санникова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Чара кысаларында Татарстан башкаласы делегациясе «Казан иртәнге ашы» фестивален һәм татар чәе традицияләрен тәкъдир итте, шулай ук шәһәрнең «Бөек чәй юлы» белән тарихи бәйләнешен ассызыклады.

Санникова сүзләренчә, очрашуның мөһим өлеше Кытай һәм Монголия партнерлары белән элемтәләрне ныгыту булды. Киңәшмәнең кульминациясе – Казанга «Бөек чәй юлы» Халыкара берлеге орденын тапшырдылар. Бу шәһәрнең мәдәни мирасны саклауга һәм туризмны үстерүгә керткән өлешенә югары бәя булды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре