Казанга Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе урынбасары Пэн Цинхуа килде. Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Пэн Цинхуа әфәндене Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе урынбасары Казанга Россия Федерациясенә эш сәфәре кысаларында килде. Кичә Мәскәүдә Пэн Цинхуа РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белән очрашты. Парламентарийлар Россия һәм Кытай арасында парламентара диалогны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шул ук көнне Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков җитәкчелегендә РФ Федераль Собраниесе һәм КХР Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының хезмәттәшлек буенча парламентара комиссиясе каршындагы уртак депутат эшче төркеменең дүртенче утырышы узды.
Республикабыз башкаласына сәфәре кысаларында Пэн Цинхуа Татарстанның икътисадый, инвестицион, мәдәни һәм мәгариф потенциалы белән танышырга ниятли. Казан белән танышу «Кабан күленең бәллүр энҗесе» булган Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын караудан башлана.
Иртәгә Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе урынбасары ИТ-паркка барырга, Казан федераль университетында Университет тарихы музеен һәм В.И. Ульянов-Ленинның мемориаль бүлмәсен карарга, шулай ук Республика балалар клиник хастаханәсе эше белән танышырга планлаштыра. Визит программасында Казан Кремлендә, Кол Шәриф мәчетендә һәм Благовещение соборында булу да каралган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез