Бүген Казанга БРИКС берләшмәсе дәүләтләре башлыкларының XVI саммитында катнашу өчен Лаос Президенты Тхонглун Сисулит килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Лаос Президентын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
Тхонглун Сисулит – Лаосның дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2016 елның 20 апреленнән 2021 елның 22 мартына кадәр Лаос Халык-Демократик Җөмһүриятенең Премьер-министры. 2021 елның 22 мартыннан – Лаос Президенты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез