Татарстанда Төрекмәнстан Халык мәсләхәте (Халык советы – парламентның югары палатасы) Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде. Аны “Казан” Халыкара аэропортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бердымөхәммәдов Татарстан башкаласына визиты барышында “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XVI Халыкара икътисадый форумы эшендә катнашачак.
Моннан тыш Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе белән очрашуы көтелә.
Исегезгә төшерәбез: бу көннәрдә Татарстан башкаласында “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” халыкара форумы уза. Анда 100дән артыграк ил вәкилләре катнаша.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез