Казанга Якутия башлыгы Айсен Николаев килде

Бүген Казанга эш сәфәре белән Саха (Якутия) Республикасы башлыгы (Ил Дархан) Айсен Николаев килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Якутия башлыгын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республика сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко каршы алды.

Саха (Якутия) башлыгы Татарстанның нефть-газ химиясе форумы-2025 эшендә катнашачак, аны ачу тантанасы иртәгә «Казан Экспо»да узачак. Моннан тыш, иртәгә Айсен Николаев рәислегендә форум кысаларында «Энергетика» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясе утырышы узачак, анда нефть чыгару сәнәгате тармагына ярдәм мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

Сәфәр барышында Якутия башлыгы Татарстанның икътисадый, инвестицион һәм мәдәни потенциалы белән танышачак. Аерым алганда, Якутия башлыгы форум кысаларында эшләячәк «Kazan Oil, Gas&Chemistry» күргәзмә экспозициясен карарга планлаштыра, шулай ук Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында һәм Казан Кремлендә булырга ниятли.

Бүген кич Казан Кремленең күргәзмә залларында Айсен Николаев катнашында «Якутия хәзинәләре» күргәзмәсен ачу тантанасы була, ул төньяк төбәкнең бай мәдәни һәм рухи мирасын тәкъдим итә. Экспонатлар арасында –кыйммәтле металл һәм ташларның уникаль җыелмасы, тарихи һәм сәнгати кыйммәткә ия зәркән эшләнмәләре.

Шулай ук күргәзмәдә саха халкының тарихы белән танышырга мөмкин булачак. Экспозиция үз эченә якутларның борынгы дини ышануларын һәм мифологиясен чагылдырган артефактларны, традицион костюмнарны һәм бизәнү әйберләрен ала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре