Казанга килгән туристлар, банк карталары белән түләп, 30,7 млрд сум акча калдырган

2024 елда Татарстан башкаласына килгән туристлар, банк карталары белән түләп, 30,7 млрд сум акча калдырган. Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова әйтүенчә, 2023 ел белән чагыштырганда, бу сан 29,1 процентка зуррак. «Чыгымнарның якынча дүрттән бер өлеше кафе, бар һәм рестораннарга туры килә. Җәмәгать туклануы урыннарында туристларның 80 проценты тамак ялгаган. Уртача чек – 1025 сум», – диде ул «Эшлекле дүшәмбе»дә.

Билгеле булганча, 2024 елда Татарстан башкаласына 4,5 млн турист килгән. 2023 ел белән чагыштырганда, 12,5 процентка күбрәк дигән сүз бу. Әлеге санның 73,6 проценты Россия төбәкләреннән килүчеләр булса, 264,7 мең турист – чит ил кунагы. Алар Казанда уртача дүрт көн кунак була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре