Бүген «Россиянең китап маяклары» Бөтенроссия интернет китапханә-нәшрият фестиваль хәрәкәтенең «Китап укучы август» проекты кысаларында Казанга Санкт-Петербург – Владивосток маршруты буенча хәрәкәт итүче «Китап поезды» килде. Бу хакта "Татар-информ" яза.
Россия язучылары һәм мәдәният эшлеклеләре, шулай ук китапханәчеләр, нәширләр һәм блогерлар утырган поезд һәркайсында бер көнлек фестивальләр үткәрү өчен илнең зур шәһәрләрендә туктала.
Оештыручылар әйтүенчә, «Китап укучы август» проектының бурычы – «стратегик максатка ирешү – россиялеләрнең 80 проценты уртача алганда елына 12 китап укысын өчен тиешле шартлар тудыру максатыннан китапханәчеләр, нәширләр, язучылар, идарәчеләр һәм укучыларны» берләштерү.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез