Газетага язылу

Казанга Мисыр Президенты килде

Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Мисыр Президенты Абдел Фәттах ас-Сиси килде. Дәрәҗәле кунакны халыкара аэропортта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Алексей Песшин һәм республика башкаласы мэры Илсур Метшин каршы алды.

Мисыр Президентын татар милли ризыгы – чәкчәк белән сыйладылар, шулай ук түгәрәк икмәкнең тәмен татып карага тәкъдим иттеләр. Казанда гарәп республикасы башлыгы Россия Президенты Владимир Путин белән очрашачак.

“Саммит кысасында ас-Сиси Россия Президенты Владимир Путин һәм саммитта катнашучы башка БРИКС илләре лидерлары белән очрашып, ике яклы мөнәсәбәтләр турында, шулай ук төбәк һәм халыкара аренадагы соңгы вакыйгалар турында сөйләшәчәк”, – ди хәбәр итә ТАСС, Мисыр Президенты канцеляриясе мәгълүматларына таянып.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре