Казанга Россиядән 1 меңнән артык дин әһеле җыелачак

«Милли тормыш һәм дин» XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында илнең 80 төбәгеннән 1 меңнән артык делегат катнашачак. Бу хакта матбугат очрашуында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров әйтте. Форум 16-18 май көннәрендә Казанда узачак.

Өч көнлек җыен 15нче тапкыр уза. Әлеге чара «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икъдисадый форумы кысасында уза.

Оештыручылар сүзләренә караганда, форумда катнашучылар өчен эчтәлекле программа әзерләнгән. Кунаклар «Russia Halal Exро 2025« күргәзмәсе белән танышачак. Форумның ачылышы да шунда узачак.

17 майда исә «Kazan Expo» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узачак. Шулай ук бу көнне дин әһелләре төркемнәргә бүленеп дүрт фикер алышу мәйданчыгында эшләячәк. Мәйданчыкларда хәләл индустрия, Ватанны саклауда диннең роле, К.Насыйриның 200 еллыгы һ.б. турында сөйләшәчәкләр.

18 майда делегатлар Болгар шәһәрендә узачак «Изге Болгар җыены»нда катнашачак. Алар анда «Тәүбә» йоласын үткәрәчәк, өйлә намазын укыячак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре