Газетага язылу

Казанга Татарстанның Коръән-хафизләре җыелачак

Изге Рамазан ае алдыннан Казанда Татарстан Коръән-хафизләренең җыелышы булачак. Әлеге очрашуда 60лап хафизның катнашуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Алар Рамазан аена әзерләнү мәсьәләләре буенча фикер алышачак һәм тәҗрибә уртаклашачак.

Кунаклар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, пәйгамбәребез Мөхәммәднең с.г.в. нәсел дәвамчысы, шәех Мәэмүн әр-Рави һ.б.

Әлеге җыелыш барышында вәгазь-нәсыйхәтләр, тәравих намазлары вакытында Коръән хәтем кылуны оештыру буенча фикер алышу, Коръән укырга өйрәнү курсларына якынча нәтиҗәләр чыгару оештырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре