Самолетлар Пермь һәм “Бигеш” аэропортларына җибәрелгән.
Бүген – 14 гыйнвар көнне иртән Казан аэропорты вакытлыча эштән туктаган. “Казан” Халыкара аэропорты матбугат секретаре Адел Гатауллин “KazanFirst” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, Татарстан башкаласына Омск һәм Кемероводан килүче берничә һава судносы, командирлары карары белән, Пермь һәм “Бигеш”нең запас аэропортларына җибәрелгән.
“Бигеш” аэропорты 08.30 сәгатьтә, иминлекне тәэмин итү өчен, очышларны вакытлыча чикләү турында рәсми төстә белдергән. Моңа кадәр – 06.26 сәгатьтә “Росавиация” Казан аэропортын вакытлыча ябу турында хәбәр иткән иде.
Исегезгә төшерәбез: Татарстанда бүген 05.40 сәгатьтән пилотсыз очкычларның һөҗүме турында кисәтү гамәлдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез