Казанның Азино микрорайонында бер ир-ат яныннан узып баручы егеткә пычак белән кадаган. Егет алынган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.
Фаҗига турында социаль челтәрләрдән мәгълүм булды. Фаҗига шаһиты вакыйгалар урыныннан видео да урнаштырган, үтерүче пычак белән ир-егеткә кадаганчы, аңа янап кычкырган була.
" Үтерүче "Сез бомж, сез бу дөньяда яшәргә тиеш түгел»,-дип , 33 яшьлек егеткә кадаган. Ул шунда ук вафат булды", - дип язган ул.
Кадрлардан күренгәнчә, вакыйга урынына полиция һәм медицина хезмәткәрләре килгән. Әлегә ведомстволардан бу хәл буенча рәсми мәгълүмат алынмаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез