Казанлылар автобуслардагы медиаэкраннарда Җиңү көне белән котлаулар калдыра ала

Казанда «Бөек Җиңүнең 80 еллыгына. Геройларга рәхмәт!» акциясе старт ала. Шәһәрлеләр Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның батырлыкларын дәвам итүчеләрне – МХОдә катнашучыларны котлый һәм аларга рәхмәт әйтә алалар. Иң яхшы текстлар 100 автобуста медиаэкраннарда барлыкка киләчәк. Аларны 7 майдан 9 майга кадәр күрергә мөмкин булачак. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Котлауларны һәм рәхмәт сүзләрен фотолар белән бергә media@kazan-patp2.ru почтасына җибәрергә кирәк. Гаризаларны 30 апрельгә кадәр кабул итәләр. Хат темасына «Җиңү көне» дип язарга кирәк.

Иң оригиналь котлаулар җибәрәчәк пассажирлар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак, дип хәбәр итә «2 нче номерлы ПАТП» МУП матбугат хезмәте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре