Казанлылар йолдызлар яңгырын күзәтә алачак

12 нче августтан 13 нче августка каршы төндә Казан халкы метеор агымының пигын күзәтә алачак. Йолдызлар атылуын шәһәрдән читтә – ясалма яктырту булмаган урыннарда, кичке 11 сәгатьтән иртәнге өчкә кадәр карарга киңәш ителә.

В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе директоры, КФУның Физика институты профессоры Юрий Нефедьев сөйләгәнчә, Персеида метеор агымы үз активлыгын 17 нче июльдә күрсәтә башлый һәм ул 24 нче августта тәмамлана. Йолдызлар атылуның иң югары ноктасында Җир тузан болыты үзәге аша үтәчәк – сәгатенә 100-150 метеор көтелә, дип яза Казан мэриясе сайты. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре