Газетага язылу

Казанлыларга бала хокукларын яклау мәсьәләләре буенча бушлай консультацияләр үткәреләчәк

20 ноябрьдә, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясендә Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне билгеләп үтелә. Казанлылар өчен әлеге уңайдан бушлай консультацияләр 9:00–12:00 һәм 13:00–18:00 вакыт аралыгында үткәрелә.

Консультацияне хокук саклау органнары һәм администрация белгечләре үткәрәчәк. Бу көнне балаларга, аларның законлы вәкилләренә һәм аларны алыштыручыларга, шулай ук әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләүчеләргә бала хокуклары, опека һәм бала белән ата-ана мөнәсәбәтләренең юридик яклары буенча бушлай хокукый консультацияләр күрсәтеләчәк.

Шәһәр халкын Волгоград урамы, 32 йорт адресы буенча 1 катта кабул итәчәкләр, диелә Казан мэриясе хәбәрендә. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре