Сентябрь аенда мошенниклар Чаллыда яшәүче 20 яшьлек егетне әбисе һәм әти-әнисенең фатирлары ачкычын билгеле бер урынга яшерергә күндергән.
Егет моның өчен Санкт-Петербургтан (шунда укый) кайтып, ачкычларны яшерен урыннарда калдырган һәм фотосурәтләрен мошенникларга җибәргән. Аферистлар фотосурәтләрне кулларына төшергәч, Казаннан 16 яшьлек үсмер малайга (аның белән август аенда танышканнар) ачкычларның кайда икәнен, алар белән нинди фатирларга керергә һәм нәрсә эшләргә икәнен аңлаткан.
Үсмер, Чаллыга килеп, шул фатирларга кергән. Сейфларны ватып, 100 мең сум һәм 1500 доллар урлаган. Полиция хезмәткәрләре җинаятьне бер көннән дә азрак вакыт эчендә ачыклаган. Казанга кайтуга, үсмерне тоткарлаганнар. Җинаять эше кузгатылган. Мәктәп укучысына 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез