4 декабрьдән Казаннан Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласына яңа рейслар ачыла, анда Airbus A320 самолетлары хезмәт күрсәтәчәк. Б у хакта Казан аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Даими очышларны Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Etihad Airways илкүләм компаниясе башкарачак. Казаннан самолетлар атнага 3 тапкыр – сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә очачак. Очыш 4 сәгать 25 минут дәвам итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез