Газетага язылу

Казаннан Екатеринбургка кадәр М12 трассасын озынайтуга 9 млрд сум акча юнәллдергән

РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин М12 "Восток" автомобиль юлының дүрт участогын төзү һәм реконструкцияләүгә 9 миллиард сум бүлеп бирү турында боерыкка кул куйды. Бу акчалар Татарстанда һәм Башкортстанда трассаның төп участокларын үстерүгә юнәлдереләчәк, дип хәбәр итә "Бизнес Онлайн".

Эшнең төп юнәлешләре Түбән Кама һәм Яр Чаллы, Башкортстанда кайбер торак пунктлар, шулай ук Татарстанда 1138 000, 1155 300, 1161 000, 1166 710, 1061 100 һәм 1068 200 километрларда участокларны реконструкцияләүне үз эченә ала.

Планнар нигезендә, яңа участоклар буенча хәрәкәт 2024 ел ахырына кадәр эшләтеп җибәрелергә тиеш. Бу участоклар "Россия" халыкара транспорт коридорының бер өлеше булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре