ИННОПРОМ күргәзмәсендә Свердловск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Паслер М-12 юлының Казаннан Екатеринбургка кадәр өлешен төзүне төгәлләү вакыты турында сөйләп үткән.
“Юлның безнең төбәккә кадәрге өлеше инде бу айда ук ачылыр дип уйлыйм, – дип билгеләп үткән Паслер. – Шәхсән мин үзем әлеге маршрут буенча ике тапкыр уздым. Хәрәкәт күпкә тизрәк һәм уңайлырак, ә иң мөһиме – иминрәккә әйләнгән”.
Юлның бу өлешенең озынлыгы 275 чакрым тәшкил итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез