Казаннан Евгения Тарасова иптәше Владимир Морозов белән парлы бию ярышларының кыска программасында икенче урынны алды

Олимпия Уеннарының фигуралы шуу ярышларында Казаннан Евгения Тарасова иптәше Владимир Морозов белән парлы биючеләр турнирының кыска программасында икенче урынны алды. Безнекеләр 84,25 балл җыйды.

Беренче урында – Кытай спортчылары. Аларның күрсәткечләре 0,16 баллга күбрәк. Россиянең тагын бер дуэты – Анастасия Мишина белән Александр Галләмов 82,76 балл җыеп өченче урынны алды.

Парлы биючеләр турнирының ирекле программа ярышлары 19 февральдә узачак. Билгеле булганча, Евгения Тарасова белән Владимир Морозов моннан 4 ел элек узган Олимпия Уеннарында көмеш медаль откан иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Олимпия Уеннары Евгения Тарасова Владимир Морозов

Көн хәбәре