Алар үзләрен чиктән тыш ябык дип санауларын, шуңа күрә бераз тазарырга ниятләүләрен белдергән.
Игезәкләрнең буе – 176 см, ә гәүдә авырлыклары – нибары 44-45 кило чамасы. 43-44 килога калган чаклары да булгалаган. Туташлар мөстәкыйль рәвештә авырлык җыя алмауларын, шуңа күрә психологлар ярдәменә таянырга ниятләүләрен әйткән.
Игезәкләр шулай ук фотосурәтләрдә чамадан тыш ябык булуларын бик әйбәт күрүләрен, шул тышкы кыяфәтләре аркасында социаль челтәрләрдә кайберәүләрнең үзләрен нык кимсетүләрен әйткән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез