Газетага язылу

Казаннан Истанбулга яңа авиарейс ачыла

Татарстан башкаласы белән Истанбул арасында туры яңа авиаэлемтә урнаштырыла. Очышлар 2026 елның 26 гыйнварыннан башлана. Рейслар атнага өч тапкыр: дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә башкарылачак.

Очышларны Nordwind Airlines авиакомпаниясе 189 урынга исәпләнгән Boeing 737-800 лайнерларында башкарачак, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.

«Казан» һава аланыннан очкыч 11:20 сәгатьтә юлга кузгала, Истанбулга килеп җитү вакыты 16:15 сәгатькә каралган. Юлда очу вакыты 4 сәгать 55 минут дип фаразлана.

Шулай ук Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең төньяк әмирлеге санала торган Рас-әл-Хәйм арасында туры авиаэлемтә урнаштырылды. Рейсларга Air Arabia авиакомпаниясе 174 пассажирга исәпләнгән Airbus A320 лайнерларын билгеләгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре