Грунис 1979 елда Казанда туган. Казан Суворов училищесын тәмамлагач, Мәскәү югары гомумгаскәрләр училищесында белем алган.
Якташыбыз Чечнядә, Көньяк Осетия, Сүриядә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. 2021 елда запаска киткән. СВО башлангач, хәрби хезмәткә кире кайткан. Грунис җитәкчелегендә 4нче мотоукчылар бригадасы Донецк халык республикасында Константиновка шәһәрен азат итүдә катнашкан. 3 июльдә генерал-майор шәхсән үзе Россия Президенты Владимир Путинга хәрби хәрәкәтләрнең барышы турында сөйләгән. Дәүләт башлыгы, Грунисның гамәлләрен югары бәяләп, «бик шәп сугыша», дип белдергән.
Грунис август ахырында Россия Герое исеменә лаек булган. Генерал-майор Татарстаннан 19нчы Россия Героена әйләнгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез