Газетага язылу

Казаннан Согуд Гарәбстанына һәм Оманга туры авиарейслар ачылырга мөмкин

Казан аэропорты белән берлектә, Татарстан башкаласы һәм Согуд Гарәбстаны, шулай ук Оман арасында турыдан-туры авиарейслар булдыру мәсьәләсе карала.

Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

“Фарсы култыгында урнашкан илләрне, иң элек Согуд Гарәбстанын һәм Оманны карыйбыз. Әлегә бу илләргә Мәскәүдән генә барып була. Безнең өчен перспективадагы юнәлешләр бу. Әлегә барысы да – фикер алышу дәрәҗәсендә.

Җиддәгә рейс булдырырга телибез, чөнки шәһәр Мәккә янәшәсендә урнашкан, Риядка да ниятлибез. Оманда – башкаласы Маскатка булыр дип уйлыйбыз”, –  дип сөйләп үткән агентлык хәбәрчесенә әңгәмәдәше. Моннан тыш Кытайга рейсларны киңәйтү мәсьәләсе карала. Татарстаннан сәфәр кылучылар тарафыннан бу илгә ихтыяҗ чиктән тыш зур, дип өстәгән Иванов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре