БNordwind Airlines авиакомпаниясенең сату бүлеге башлыгы Александра Галикбарова журналистларга шул хакта хәбәр итте.
«Хәзер Абхазия үсеш кичерә, һәм Сухум юнәлешенә ихтыяҗ зур. Шул сәбәпле, августта ук шимбә көннәрендә очышларның ешлыгын арттырачакбыз», - дип сөйләде ул.
Галикбарова сүзләренчә, әлегә Казаннан Сухумга очышлар расписаниесе октябрьгә кадәр формалаштырылган. Рейска билетларны мөстәкыйль рәвештә сатып алырга, шулай ук туроператорлардан да сатып алырга мөмкин, дип искәртте ул.
«Беренче рейстагы пассажирларның күпчелеге – билетларны мөстәкыйль рәвештә сатып алган кешеләр», – дип ачыклык кертте Nordwind вәкиле.
Аның фикеренчә, бу авиарейсны ачу Казан аэропортын үстерү өчен дә, Сухум өчен дә мөһим.
«Абхазия истәлекле урыннарга бай, табигате матур. Ә Казан аэропорты яңа юнәлешләр, бигрәк тә халыкара юнәлешләр ачуга һәрвакыт шат», - дип сүзен төгәлләде Галикбарова.
Әлегә Казан – Сухум маршруты буенча рейслар Airbus A321 самолетында атнага ике тапкыр - сишәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак, очкыч 220 пассажирны сыйдыра. Очыш 3,5 сәгать чамасы дәвам итәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез