«Ташкент – яңа юнәлеш. Казаннан алтынчы халыкара юнәлеш бу. Рейслар даими нигездә тәүлек әйләнәсе башкарылачак», – дигән авиакомпаниянең генераль директоры урынбасары Антон Маттис.
Әлеге маршрут буенча самолет Казаннан дүшәмбе көннәрендә – 23.55 сәгатьтә һәм җомгада – 23.45 сәгатьтә очачак. Ташкенттан исә шимбә көннәрендә – 6.15 сәгатьтә һәм сишәмбе көннәрендә – 6.25 сәгатьтә кузгалачак.
Самолетта очу 3 сәгатьтән аз гына күбрәк вакытны алачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез